https://tnv.ru
20 Январь 2022, 12:41
2955
0
Тамашачы чыгарылышны “ТНВ-Планета” каналында 13:00 сәгатьтә, ә “ТНВ-Татарстан”да 17:00 сәгатьтә карый ала.

Бүген Минтимер Шәймиевнең 85 яшьлек юбилее уңаеннан “ТНВ-Татарстан” һәм “ТНВ-Планета” каналларында “Ком сәгате” тапшыруының махсус чыгарылыш премьерасы көтелә. Тамашачы чыгарылышны “ТНВ-Планета” каналында 13:00 сәгатьтә, ә “ТНВ-Татарстан”да 17:00 сәгатьтә карый ала.
Тапшыруның алып баручысы Данил Гыйниятов Татарстан Республикасының беренче Президенты, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәрип улыннан аны “бабай” дип йөртүгә фикерен белде.
- Сез гаиләдә генә түгел, ә Татарстан, татар халкы өчен дә “бабай”! Үзегезне “Республика бабае” итеп тою нинди хисләр уята? Бабай дип әйтү кайчан башланды?
- Дөресен генә әйткәндә мин аны көтмәгән идем. Хәзер гомер тиз уза икән дип уйлыйм. Озак еллар эшләгәч, бер-береңә өйрәнешеп китәсең, бер-береңне аңлап та бетәсең, ә һаман яшәгән саен яхшырак эшләргә кирәк. Күрәсең, кешеләр белән озак еллар эшләгәч, шундый мөгаләмә урнаша. “Бабай” дип иртәрәк тә әйтә башладылар. Халыкның “бабай” дип әйтүен зур хөрмәт дияр идем”, - диде Минтимер Шәймиев.

Бүлешергә
Комментарии 0