https://tnv.ru
26 Январь 2022, 13:32
2905
0

Зәй районы үзәк хастаханәсендә биш яшьлек балага зур шкаф ауган. Нәтиҗәдә, малайның баш миенә зыян килгән. Бу хакта Mash Iptash телеграм-каналы хәбәр итә.
Телеграм-канал мәгълүматлары буенча, бала белән хатын хастаханәгә тикшеренергә килгәннәр. Малай шкаф ишекләре белән уйный башлый. Бу вакытта шкаф балага төшә.
Балага ярдәмгә аның әнисе һәм ике шәфкать туташы килә. Табиб баланы карап чыккан, әмма сыдырулар һәм имгәнүләрдән тыш, берни дә тапмаган. Тик иртәгә малайның хәле начарлана, ул коса башлаган. Шуннан соң гаилә Түбән Кама хастаханәсенә киткән.
Бу факт буенча тикшерү оештырылган.
Фото: телеграм-канал Mash Iptash

Бүлешергә
Комментарии 0