Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда фатир янганда хатын-кыз һәлак булган

Казанда фатир янганда хатын-кыз һәлак булган

https://tnv.ru

27 Январь 2022, 12:52

3330

0

Табиблар аны коткарып кала алмаган.

Казанда фатир янганда хатын-кыз һәлак булган
Бүген иртән Казанның Ямашев проспектындагы 112 нче йортның 7 нче катында булган янгында бер хатын-кыз һәлак булган. Бу хакта Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Урынга килгән янгын сүндерүчеләр янган фатирга үтеп, хатын-кызны чыгарганнар. Табиблар аны коткарып калырга тырышкан, әмма омтылышлар уңыш белән тәмамланмаган. Янгынның мәйданы 1 квадрат метр тәшкил иткән. Хәзер янгын сүндерүчеләр әлеге фаҗиганең сәбәпләрен тикшерә.

Искәртеп узабыз, кичә кич 43 яшьлек ир Татарстанның Ютазы районында янып үлә. Беренче мәгълүматлар буенча, янгын сәбәбе - сүндерелмәгән тәмәке.

Фото: МЧС РТ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров