https://tnv.ru
27 Январь 2022, 14:46
9014
0
Аның сүзләренә караганда, экспертиза башта егетне кыйнаганнар, ә аннары атып үтергәннәр дип тапкан.
Экспертлар 25 яшьлек Тимур Прохоровның үз-үзенә кул салуы турындагы фикерне кире кага. Бу хакта "Казанские ведомости" басмасының t-каналы Прохоровның әтисенә сылтама белән хәбәр итте.
Әти кешенең сүзләренә караганда, экспертлар яшь кешенең башында бик күп гематомнар табылуы турында хәбәр иткән. «Башта аны кыйнаганнар, аннары аңа мылтыктан атканнар һәм машинага урнаштырганнар», – диелә басмада. Машинада кан эзләре табылмаган.
Исегезгә төшерәбез, Яр Чаллының Мәләкәс авылындагы шәхси йортта, 25 яшьлек бер ир-ат 20 яшьлек хатынын һәм аның 18 яшьлек сеңлесен үтерә. Соңыннан ул үзенә дә кул салган.
Фаҗига туйдан соң өч көннән була. Һәлак булганнарны туганнары таба. Бу факт буенча Тикшерү комитетының Татарстан идарәсе «кеше үтерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгаткан.
фото: соцсети

Бүлешергә
Комментарии 0