Онлайн трансляция

Свернуть

Чаллыда хатынын һәм аның сеңлесен үтерүдә гаепләнүче егетнең әтисе мөрәҗәгать белән чыкты - видео

Чаллыда хатынын һәм аның сеңлесен үтерүдә гаепләнүче егетнең әтисе мөрәҗәгать белән чыкты - видео

https://tnv.ru

28 Январь 2022, 16:14

8354

0

Чаллыда хатынын һәм аның сеңлесен үтерүдә гаепләнүче егетнең әтисе мөрәҗәгать белән чыкты - видео
Мәләкәс авылында булган вафҗигада гаепләнүче егетнең әтисе авылдашларына мөрәҗәгать белән чыкты. Бу хакта "Шәһри Чаллы" редакциясе хәбәр итә.

Тикшерүчеләр фаразлавынча, 25 яшьлек Тимур яшь кәләше Алсуны  һәм аның туганын пычак белән кадап үтерә. Аннары үзенә кул сала. Өч көн алда гына никахларын рәсмиләштерүне бәйрәм иткән парларны икесен янәшә җирләделәр.

Мәләкәс халкы бу фаҗигадә Тимурның гаепле булуына ышанмый. «Әнисеннән иртә калып, тырыш, итәгатьле булып үскән, җир җимертеп дөнья көткән егетнең яраткан хатынына кулы барыр микән?!» – ди алар. Прохоровларны җирләргә дә бөтен авыл, хәтта тирә-як халкы җыелды. Төпчек улын югалткан, авыр кайгыга дучар булган Радик Прохоров бүген безнең журналистлар аша Мәләкәс халкына тирән рәхмәтләрен җиткерде.

– Әгәр авылдашларым хәсрәтле вакытыбызда иңнәрен куймасалар, Тимурыбызның гаепсез булуына ышанмасалар, бу кайгыны күтәрә алмас идек! – диде ул.





Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров