Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда янгын вакытында фатирдан өч баланы коткарганнар

Казанда янгын вакытында фатирдан өч баланы коткарганнар

https://tnv.ru

31 Январь 2022, 16:03

1633

0

Казанда янгын вакытында фатирдан өч баланы коткарганнар
Кичә Казанның Короленко урамындагы 47нче йортның икенче катында янган фатирдан коткаручылар өч бала — дүрт яшьлек ике кызны һәм бер яшьлек сабыйны чыгарганнар. Бу хакта Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Ведомство мәгълүматларына караганда, ут иртәнге сәгать уннарда кабынган. Балалардан тыш, янгын сүндерүчеләр, өч олы кешене дә коткарганнар.

Бәхеткә, бер кеше дә зыян күрмәгән. Янгын мәйданы 8 квадрат метр тәшкил иткән. Хәзерге вакытта әлеге фаҗиганең сәбәпләрен ачыклана.

Фото: МЧС РТ


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров