Онлайн трансляция

Свернуть

Иртәгә Татарстанда кабат бураннар көтелә

Иртәгә Татарстанда кабат бураннар көтелә

https://tnv.ru

01 Февраль 2022, 17:04

1358

0

Иртәгә Татарстанда кабат бураннар көтелә
2 февральдә Татарстанда кар катламнары тагын да артачак, чөнки бүген яуган кар бураны иртәгә дә дәвам итәчәк. Җил көньяк-көнбатыштан секундына 15 метрга кадәр көчәячәк. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге синоптиклары кисәтте.

Төнлә һаваның минималь температурасы -3..-8 градус. Көндезге сәгатьләрдә термометр баганалары -1..-6 градус билгесенә күтәрелә.

Казанда 2 февраль төнендә -3..-5 градуска кадәр салкын була. Көндез һаваның максималь температурасы -1..-3 градус. Юлларда элеккечә үк бозлавык һәм кар көртләре саклана.

Фото: pixabay.com

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров