Онлайн трансляция

Свернуть

Иртәгә Татарстанда кар явуы көтелә

Иртәгә Татарстанда кар явуы көтелә

https://tnv.ru

03 Февраль 2022, 17:13

1358

0

Иртәгә Татарстанда кар явуы көтелә
4 февраль, җомга көнне, Татарстан җирлегендә көчле кар явуы көтелә. Төньяк-көнчыгыштан талгын җил исә. Юлларда элеккечә үк бозлавык һәм кар көртләре саклана.

ТР Гидрометеорология үзәге синоптиклары фаразларына караганда, республикада төнлә һава температурасы -2..-7 градуска кадәр төшәчәк. Көндез һаваның максималь температурасы 0..-4 градус.

Казанда 4 февраль төнендә -4..-6 градуска кадәр салкын була. Көндез һава температурасы -1..-3 градус билгесенә җитәчәк.

Фото: instagram.com/goryachevaanyuta3003

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров