Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда Фатих Әмирхан урамы төзекләндереләчәк

Казанда Фатих Әмирхан урамы төзекләндереләчәк

https://tnv.ru

04 Февраль 2022, 16:31

1676

0

Казанда Фатих Әмирхан урамы төзекләндереләчәк
Казанда 2022 елда Фатыйх Әмирхан урамы участогы төзекләндереләчәк. Эшләр «Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проекты буенча планлаштырылган, дип хәбәр ителә Казан шәһәренең рәсми порталында.

Маршал Чуйков урамыннан Михаил Миль урамына кадәрге 1,7 км озынлыктагы участокта асфальт-бетонның өске катламы җәеләчәк, дип хәбәр итә ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте.

Шулай ук искергән юл билгеләрен һәм җәяүлеләр өчен куелган коймаларны алыштыру планлаштырылган.

2022 елда «Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проекты буенча Казан агломерациясендә барлыгы 33,9 км урам-юл челтәре төзекләндереләчәк. Нәтиҗәдә, юлларның 83%ы норматив хәлгә китереләчәк.

«Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проекты Россиядә 2019 елдан башлап РФ Президенты Владимир Путин инициативасы белән тормышка ашырыла.

Фото: pixabay.com

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров