Онлайн трансляция

Свернуть

Чаллыда 3 яшьлек баланың борынын эт тешләгән

Чаллыда 3 яшьлек баланың борынын эт тешләгән

https://tnv.ru

08 Февраль 2022, 12:14

2032

0

Хәзер әлеге гаилә улларының йөзендәге яра эзен бетерү өчен пластик хирург эзләргә мәҗбүр.

Чаллыда 3 яшьлек баланың борынын эт тешләгән
Урамда хуҗасыз йөргән этләрнең тагын бер корбаны. Аяныч хәл бу юлы Тукай районы Яңа Троицк авылында килеп чыга.

3 яшьлек баланың борынын эт тешләгән. Бәхеткә, янәшәдә сабыйның әтисе була. Ул аны тиз арада хастаханәгә илтә. Сабый баланы тешләгән этне тапканнар. Аның муенчагы да бар. Хәзер полиция этнең хуҗасын эзли, прокуратура тикшерү эше башлаган.

Баланың сәламәтлегенә бернәрсә дә янамый. Шулай да үзе теркәлгән сырхауханә белгечләренә күренеп торырга тиеш. Хәзер әлеге гаилә улларының йөзендәге яра эзен бетерү өчен пластик хирург эзләргә мәҗбүр. Балага психолог ярдәме дә кирәк булачак. Сәламәтлеген тикшерү өчен этне ветеринарлар алып киткән. Полиция, шулай ук, авыл җирлеге җитәкчелеге аның хуҗасын эзли.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров