Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда бер пенсионерны 500 меңгә алдаганнар

Казанда бер пенсионерны 500 меңгә алдаганнар

https://tnv.ru

09 Февраль 2022, 10:50

7975

0

Казанда бер пенсионерны 500 меңгә алдаганнар
Казанда яшәүче 75 яшьлек хатын-кыз мошенниклар кулына 500 мең сум акчасын тапшырган. Бу хакта "Татар-информ" хәбәр итә.

4 февраль кичендә пенсионерның өй телефонына елаган тавыш белән билгесез ханым шалтырата. Хатын-кыз машина бәрдерүен, ә машина йөртүченең аның аркасында реанимациягә эләгүен хәбәр итә.

Пенсионер ханым оныгы шалтырата дип уйлаган. Соңыннан, үзен оныгының адвокаты дип таныштырып бер ир-ат шалтыраткан. Оныгын төрмәгә утыртмас өчен 900 мең акча сораган.

Ханым үз адресын әйтә һәм 500 мең акчасын "курьер"га биреп җибәрә.

Соңрак хатын-кыз оныгы белән шалтыратыша һәм аның белән бар да тәртиптә булуы ачыклый.

Әлегә «Мошенниклык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәте.

Фото: pixabay.com

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров