https://tnv.ru
11 Февраль 2022, 10:04
3456
0

Казанның берничә мәктәбендә шартлаткыч җайланма куелу турында аноним шалтыратулар килгән. Шул сәбәпле, дәресләр булмаячак. Полиция әлегә кадәр шалтыратучыларны ачыклый алмый.
Бу хәл буенча Казан Мэриясе дә рәсми хәбәр белән чыкты. Анда хокук саклау органнары мондый хәбәрләрне тикшерергә мәҗбүр диелә.
Массакүләм мәгълүмат чаралары хәбәр иткәнчә, аноним хәбәрләр дистәдән артык мәктәпкә килгән. Алар арасында 62, 24, 135, 36, 69, 64, 34, 9, 8, 1, 52, 49, 70 номерлы мәктәпләр, шулай ук 20 нче гимназия бар.
фото: ТНВ

Бүлешергә
Комментарии 0