Онлайн трансляция

Свернуть

Казанның Краснококшайск һәм Ягодинская урамнары хәрәкәт итү өчен вакытлыча чикләнәчәк

Казанның Краснококшайск һәм Ягодинская урамнары хәрәкәт итү өчен вакытлыча чикләнәчәк

https://tnv.ru

14 Февраль 2022, 18:04

2620

0

Бу газүткәргеч челтәрләрендәге эшләр белән бәйле.

Казанның Краснококшайск һәм Ягодинская урамнары хәрәкәт итү өчен вакытлыча чикләнәчәк
Казанда 15 февральдән Краснококшайск һәм Ягодинская урамнары буенча хәрәкәт чикләнәчәк. Тиешле боерыкка шәһәр Башкарма комитетында кул куелды, дип Казан Мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

28 февральгә кадәр Краснококшайск урамының Энгельс урамындагы 7 йорттан алып Краснококшайск урамындагы 43в номерлы йортка кадәрге участогы хәрәкәт итү өчен ябылачак.

Шулай ук Ягодинская урамы – 3а номерлы йорттан алып Герцен урамы белән кисешүгә кадәр хәрәкәт өчен чикләнә.

Бу газүткәргеч челтәрләрендәге эшләр белән бәйле.

Фото: pixabay.com

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров