Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда Ферма шоссесы буенча хәрәкәт чикләнәчәк

Казанда Ферма шоссесы буенча хәрәкәт чикләнәчәк

https://tnv.ru

17 Февраль 2022, 16:08

1652

0

Казанда Ферма шоссесы буенча хәрәкәт чикләнәчәк
Казанда Ферма шоссесы буенча хәрәкәтне вакытлыча чикләячәкләр. Тиешле карарга шәһәр Башкарма комитетында кул куелды. Бу хакта Казан Мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

2022 елның 18 февраленнән 1 ноябренә кадәр 33 нче Хәрби шәһәрчек урамы буенча урнашкан 7а номерлы бинадан «Спартак» коммерциягә нигезләнмәгән бакчачылык ширкәтенең керү өлешенә кадәрге участок ябылачак.

Ферма шоссесы һәм Оренбург Юлы киселешендәге яңгыр сулары канализациясен (су агып китүне тәэмин итү өчен) урнаштыру белән юл хәрәкәтен үзгәртеп кору эшләре планлаштырылган.

Фото: pixabay.com

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров