Онлайн трансляция

Свернуть

Чаллыда яшәүче сукбайларга бер шешә аракы өчен кар чистартырга тәкъдим иткәннәр

Чаллыда яшәүче сукбайларга бер шешә аракы өчен кар чистартырга тәкъдим иткәннәр

https://tnv.ru

18 Февраль 2022, 10:17

1968

0

Чаллыда яшәүче сукбайларга бер шешә аракы өчен кар чистартырга тәкъдим иткәннәр
Чаллыда 17/01 комплексының ишегалды себерүчеләренең берсе җирле йортсыз гражданнарга символик бүләк — бер шешә аракы өчен кар чистартуда ярдәм итәргә тәкъдим итте. Мондый мөрәҗәгать кар чистартучылар җитмәү белән бәйле.

Җирле халык чаң суга икән, чөнки сукбайлар үз хезмәте өчен алган бүләкне 6 нчы подъезда эчә икән. Йортта яшәүчеләр балаларын урамга да чыгарырга курка, дип хәбәр итә "Челнинские известия".

Билгеле бер яшәү урыны булмаган ике ир-атның күп катлы йорт подъездында инде бер ел элек урнашуы ачыкланган. Күпмедер вакыттан соң полиция хезмәткәрләре бу урыннан китәргә таләп итә. Шуңа да карамастан, сукбайлар чүп урынында вакыт-вакыт килеп киткәннәр.

Урам себерүче хатын-кыз "бомж"ларны кар чистартуга җәлеп итүдә берни дә начар гамәл күрми. Аның сүзләренә караганда, җирле халык шикаять урынына урамга булышырга чыксын иде.

Җирле идарә компания директоры Самат Нуруллин йортсызларны кар чистартуга җәлеп итү — ишегалды җыештыручысының үз инициативасы дип аңлатты.

Фото: ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров