Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда яңа фатирга акча җыеп бетерү өчен 36 ел вакыт кирәк

Казанда яңа фатирга акча җыеп бетерү өчен 36 ел вакыт кирәк

https://tnv.ru

18 Февраль 2022, 12:20

2382

0

Казанда яңа фатирга акча җыеп бетерү өчен 36 ел вакыт кирәк
Керемнең өчтән бер өлешен җыеп барсаң, 36 елдан Казанда яңа төзелештә фатир сатып алырга мөмкин булачак. "Вторичка" сатып алу өчен 33 ел кирәк булачак. Бу хакта аналитиканы Avito бушлай игъланнар сервисы тәкъдим итә.

Аналитиклар Татарстанда уртача хезмәт хакын 46 000 сум дип алганнар. Казанда яңа төзелештәге фатирның уртача бәясе — 6 млн сум һәм икенчел торакның уртача бәясе 5,5 млн сум тәшкил иткән дигән нәтиҗә ясалган.

Керемнең 50%ын янда калдырып булса, акча җыю процессын тизләтергә мөмкин. Ул чакта яңа төзелештә фатир сатып алуга - 22 елдан, ә «икенчел» сатып алуга 20 елдан соң исәп тотарга мөмкин булачак.

Фото: pixabay.com

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров