Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстан пенсионеры мошенниклар аркасында бер миллион сумнан артык акчасын югалткан

Татарстан пенсионеры мошенниклар аркасында бер миллион сумнан артык акчасын югалткан

https://tnv.ru

22 Февраль 2022, 12:36

775

0

Татарстан пенсионеры мошенниклар аркасында бер миллион сумнан артык акчасын югалткан
Казанда 72 яшьлек пенсионер мошенниклар корбаны булган. Ханымның сәер затларга миллион сумнан артык акча күчерүен Казан Мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

17 февральдә зыян күрүченең телефонына билгесез кеше шалтыраткан һәм үзен хокук саклау органнары хезмәткәре дип таныштырган. Мошенник аңа, Мәскәүдә җинаятьчеләрнең генераль ышанычнамәдән файдаланып, хатын-кыз счетыннан акча урларга маташуы, тик полициянең оператив гамәлләре аркасында акчаны урлый алмый калулары хакында сөйли. Ялган полиция хезмәткәре зыян күрүчегә якын арада акчаларның тулысынча куркынычсызлыгы өчен банк хезмәткәренең барлык күрсәтмәләрен үтәргә кирәк, дип ышандыра. Берникадәр вакыттан соң пенсионер хатынга башка мошенник шалтырата. Үзен банк хезмәткәре дип таныштыра һәм акчаларны «куркынычсыз счетлар»га күчерергә куша. Шуннан соң ханым акчаларын ала һәм җинаятьчеләргә 1 млн 33 мең сум күчерә.

«Әлеге факт буенча РФ Җинаять кодексының 159 нчы маддәсенең 4 нче өлешендә каралган «Бик зур күләмдәге мошенниклык» җинаять составы билгеләре буенча җинаять эше кузгатылды. «Сафиуллина» полиция бүлегендә әлеге җинаять кылуга катнашы булган затларны ачыклауга юнәлдерелгән тикшерү һәм оператив-эзләү чаралары үткәрелә», – дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәте.

Фото: pixabay.com

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров