Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда Арбитраж суды бинасы янында хәрәкәт чикләнә

Казанда Арбитраж суды бинасы янында хәрәкәт чикләнә

https://tnv.ru

22 Февраль 2022, 17:18

1383

0

Бу җир кишәрлеге территориясеннән суүткәргеч чыгару эшләре белән бәйле.

Казанда Арбитраж суды бинасы янында хәрәкәт чикләнә
Казанда Ново-Песочная урамындагы хәрәкәтне вакытлыча чикләячәкләр. Тиешле боерыкка шәһәр Башкарма комитетында кул куелды, дип хәбәр итә Казан Мэриясе матбугат хезмәте.

2 марттан алып 2 апрельгә кадәр Ново-Песочная урамы буенча 40 нчы номерлы йорт (ТР Арбитраж суды бинасы) янындагы, Спартак урамы буенча 87 нче номерлы йорт каршындагы һәм Суконная урамы белән кисешкән урындагы юл участоклары ябылачак.

Бу җир кишәрлеге территориясеннән суүткәргеч чыгару эшләре белән бәйле.

Фото: pixabay.com

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар