Онлайн трансляция

Свернуть

Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы Татарстанда икмәк җитештерүчеләр өчен субсидияләр турында игълан итте

Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы Татарстанда икмәк җитештерүчеләр өчен субсидияләр турында игълан итте

https://tnv.ru

24 Февраль 2022, 17:30

1200

0

Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы Татарстанда икмәк җитештерүчеләр өчен субсидияләр турында игълан итте
Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы төбәкләргә, шул исәптән Татарстанга да, икмәк җитештерүгә 2,5 млрд. сум субсидия бүлеп бирергә планлаштыра. 2021 елда икмәк пешерүчеләргә 1,8 млрд. сум бүлеп бирелгән иде. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

Россия авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Оксана Лут сүзләренчә, икмәк пешерүчеләргә ярдәм итү, аларның эшчәнлекләр җиңеләйтү, уңайлыклар тудыру һәм икмәккә бәяләрне тотрыкландыру өчен бирелә.

"Былтыр һәр кг икмәккә субсидия 2 сум, быел 2,5 сум булачак.Бу хакта карар инде әзер дип әйтерлек", - диде Лут һәм субсидияләрне регионнарга март ахырына кадәр биреләчәк, дип өстәде.

Исегезгә төшерәбез, 2021 елда аномаль эссе һава аркасында авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү 47 млрд.сумга кимегән.

Фото: pixabay.com

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров