Онлайн трансляция

Свернуть

Җир өсте кичүләрендәге лифтларга 10 млн акча бүлеп бирелә, ә зарлар һаман кимеми

Җир өсте кичүләрендәге лифтларга 10 млн акча бүлеп бирелә, ә зарлар һаман кимеми

https://tnv.ru

25 Февраль 2022, 10:57

1351

0

Җир өсте кичүләрендәге лифтларга 10 млн акча бүлеп бирелә, ә зарлар һаман кимеми
Татарстан Дәүләт Советының соңгы сессиясендә - җәяүлеләр өчен җир өсте кичүләрендәге лифтлар мәсьәләсе күтәрелде. Ел саен кыш айларында алар эшләми дигән зарлар арта икән.

Белгечләр бу мәсьәләдә чаң суга, чөнки киләсе елның җәендә башкалада - Бөтенроссия физик мөмкинлеге чикле кешеләрнең спартакиадасы узарга тиеш иде. Алар бу лифтлардан файдалана алырмы? Шәһәр буйлап ничек йөрерләр?

Аларның торышы өчен - Казанның тышкы төзекләндерү комитеты җавап бирә. 2021нче елда әлеге лифтларны карап-төзәтеп торуга 10 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Быел да шулай ук. Әмма комитетта әйтүләренчә, бу гына җитми. Кайбер лифтлар кыйммәтле детальләргә мохтаҗ. Икенчеләрен - вандаллар җимереп китә, диләр.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров