Онлайн трансляция

Свернуть

Казанлыдан мошенниклар 250 мең сумга якын акча урлаган

Казанлыдан мошенниклар 250 мең сумга якын акча урлаган

https://tnv.ru

25 Февраль 2022, 14:29

2492

0

Казанлыдан мошенниклар 250 мең сумга якын акча урлаган
Казанда 57 яшьлек ханымны мошенниклар алдаган. Ул 247 мең сум акчасын югалткан дип Казан Мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
.
21 февральдә зыян күрүченең телефонына билгесез кеше шалтырата һәм үзен банк хезмәткәре дип таныштыра. Ул хатын-кыз исеменнән кредит рәсмиләштерергә теләүләре турында җиткерә. Зыян күрүче банкның мобиль кушымтасында 300 мең сум күләмендә кредит алуга гариза торганын да күреп ала. Шуннан соң аферист әлеге операцияне гамәлдән чыгару буенча күрсәтмәләрен бирә башлый. Моның өчен хатын-кызга җинаятьче кушканча эш итәргә кирәк була. Барысын да үтәп, ханым займ рәсмиләштерә, шуннан соң әлеге таныш булмаган кешегә акчаларны күчерү өчен җибәрелгән шәхси кодларны хәбәр итә. Нәтиҗәдә, мошенник хатын-кызның шәхси счетыннан 247 мең сум акча урлый.

«Әлеге факт буенча РФ Җинаять кодексының 158 нче «Урлау» маддәсендә каралган җинаять билгеләре буенча җинаять эше кузгатылган. «Ямашевский» полиция бүлегендә әлеге җинаять кылуга катнашы булган затны ачыклауга юнәлдерелгән тикшерү һәм оператив-эзләү чаралары комплексы үткәрелә», – дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәте.

Фото: pixabay.com

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров