Онлайн трансляция

Свернуть

Язның беренче көнендә кайбер шәһәр яны поездларының хәрәкәт тәртибе үзгәрәчәк

Язның беренче көнендә кайбер шәһәр яны поездларының хәрәкәт тәртибе үзгәрәчәк

https://tnv.ru

28 Февраль 2022, 17:50

1243

0

Язның беренче көнендә кайбер шәһәр яны поездларының хәрәкәт тәртибе үзгәрәчәк
1 марттан 11 мартка кадәр 6925 номерлы Кизнер – Казан шәһәр яны поездының хәрәкәт тәртибе үзгәрәчәк. Поезд 20:30 сәгатьтә кузгалачак, билгеләнгән пунктка 22:32 сәгатьтә килеп җитәчәк, дип Казан Мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

2-12 мартта ике шәһәр яны поезды өчен түбәндәге хәрәкәт графигы билгеләнә:

6401 нче номерлы Шәмәрдән – Казан поезды 4:18 сәгатьтә кузгалачак, 6:36 сәгатьтә килеп җитәчәк;

6420 нче номерлы Казан – Кукмара поезды 6:04 сәгатьтә кузгалачак, 8:57 сәгатьтә килеп җитәчәк.

Җәдвәлдә җирле вакыт күрсәтелгән, дип хәбәр итә «Содружество» акционерлык җәмгыяте матбугат хезмәте.

Барлык маршрутлар буенча тулырак мәгълүматны +7(937)625-04-33 телефоны буенча (тәүлек буе эшли), транспорт компаниясе сайтында, «РЖД пассажирам» мобиль кушымтасында, кассаларда һәм тукталыш пунктларындагы мәгълүмат стендларында белергә мөмкин.

Фото: pixabay.com

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров