Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда танылган галим истәлеге мәңгеләштерелә

Казанда танылган галим истәлеге мәңгеләштерелә

https://tnv.ru

01 Март 2022, 11:34

1730

0

Казанда танылган галим истәлеге мәңгеләштерелә
Казанда Россия һәм Татарстанның атказанган фән эшлеклесе Сурена Мирумянц истәлегенә мемориаль такта урнаштырачаклар. Ул атаклы галим яшәгән Правда урамындагы 17/9 номерлы торак йорт фасадында урнашачак. Тиешле карарны ТР Премьер-министры Алексей Песошин имзалады, дип Казан Мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Бу йортта 1967-2018 елларда күренекле галим, 1963-1986 елларда Дәүләт гамәли оптика институты директоры булып торган Сурен Осипович Мирумянц яшәде», дип язылачак. Язма рус һәм татар телләрендә башкарылачак.

С.Мирумянцев истәлеген мәңгеләштерү тәкъдиме белән Татарстан Мәдәният министрлыгы һәм Дәүләт гамәли оптика институты чыкты.

Фото: pixabay.com

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров