Онлайн трансляция

Свернуть

"Салават күпере" микрорайонында яңа поликлиника өчен урын билгеле булды

"Салават күпере" микрорайонында яңа поликлиника өчен урын билгеле булды

https://tnv.ru

01 Март 2022, 14:02

1511

0

"Салават күпере" микрорайонында яңа поликлиника өчен урын билгеле булды
Казанның "Салават күпере" микрорайонында поликлиника төзелеше өчен урын билгеле булган – медицина учреждениесе Нурихан Фәттахов һәм Наил Юсупов урамнары киселешендә урнашачак. Бу хакта бүген шәһәр Башкарма комитетында узган эшлекле дүшәмбедә Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгы Сергей Миронов хәбәр итте.

«Хәзер «Салават күпере» микрорайонында яшәүчеләрнең барлык теләкләрен исәпкә алу өчен проектлауга техник бирем әзерлибез. Поликлиника сменага 750 кешене кабул итә алачак. Моның аркасында без медицина ярдәмен якын-тирәдә яшәүчеләргә күрсәтә һәм шәһәрлеләрнең тормыш сыйфатын сизелерлек арттыра алабыз», - диде ул.

Район администрациясе башлыгы сүзләренә караганда, шулай ук Музыкальная урамындагы поликлиниканы проектлау эшләре алып барыла.

Чыганак һәм фото: kzn.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров