Онлайн трансляция

Свернуть

Украинадагы махсус операция барышында үлгән Илнур Сибгатуллинны иртәгә җирлиләр

Украинадагы махсус операция барышында үлгән Илнур Сибгатуллинны иртәгә җирлиләр

https://tnv.ru

01 Март 2022, 15:54

4779

0

Украинадагы махсус операция барышында үлгән Илнур Сибгатуллинны иртәгә җирлиләр
Иртәгә, 2 мартта, Түбән Камада Илнур Сибгатуллинны соңгы юлга озаталар, дип "Татар-информ" мәгъгүмат агентлыгы хәбәр итә. Ул Украинадагы махсус хәрби операция вакытында 26 февральдә һәлак булган.

«Тантаналы митинг Җиңү монументы мәйданында уза, аннары зиратка (мөселман зиратындагы Геройлар Аллеясына) бару оештырыла. Хушлашу иртәнге унда башлана. Автобуслар биреләчәк», — дип хәбәр иттеләр агентлыкка Татарстанның Түбән Кама районы администрациясендә.

Гвардия сержанты Илнур Сибгатуллин 1991 елның 19 сентябрендә туа. 2008 елга кадәр Түбән Каманың Бакый Урманче исемендәге 2 нче гимназиясендә белем алып, шул ук елны Казан югары артиллерия команда училищесына укырга керә. Ике елдан соң аннан үз теләге белән чыгарыла.

2013 елның маенда контракт белән хәрби хезмәткә алына, документлар Түбән Кама хәрби комиссариаты аша рәсмиләштерелә. Хезмәт итү өчен Ульяновскидагы 73612 хәрби частькә җибәрелә.

Рөстәм Миңнеханов Татарстан солдаты үлеменә бәйле рәвештә кайгы уртаклашты.

Фото: пресс-служба президента РТ

#Своихнебросаем #Zамир #ЗаПрезидента #закончимвосьмилетнюювойну #безпаники

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров