Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда яшәүче бер ир-атны мошенниклар 2,3 миллион сумга алдаганнар

Казанда яшәүче бер ир-атны мошенниклар 2,3 миллион сумга алдаганнар

https://tnv.ru

01 Март 2022, 17:18

1390

0

Казанда яшәүче бер ир-атны мошенниклар 2,3 миллион сумга алдаганнар
Татарстан башкаласында чираттагы телефон мошенниклыгы очрагы булган. Аферистларның тозагына Казанда яшәүче бер ир-ат эләккән, дип Казан Мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

16 февральдә зыян күрүченең телефонына билгесез кеше шалтырата һәм үзен банк хезмәткәре дип таныштыра. Аферист ир кешегә шәхси счетының кемдер тарафыннан ачылуы һәм аның исеменнән берничә кредит килешүе рәсмиләштерелгәнлеге турында хәбәр итә. Ул зыян күрүчене яңа кредитлар рәсмиләштерергә һәм акчаны "куркынычсыз счет"ка күчерергә кирәк дип ышандыра. 16-22 февральдә ир-ат җинаятьчеләргә 2 млн 299 мең сум акча күчергән.

"Әлеге факт буенча РФ Җинаять кодексының 159 нчы маддәсенең 4 нче өлешендә каралган "Бик зур күләмдәге мошенниклык" җинаять составы билгеләре буенча җинаять эше кузгатылды. "Сафиуллин" полиция бүлегендә әлеге җинаять кылуга катнашы булган затларны ачыклауга юнәлдерелгән тикшерү һәм оператив-эзләү чаралары үткәрелә", – дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәте.

Фото: pixabay.com

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров