Онлайн трансляция

Свернуть

Казанның кайбер йортларында су белән тәэмин итүне вакытлыча туктаталар

Казанның кайбер йортларында су белән тәэмин итүне вакытлыча туктаталар

https://tnv.ru

04 Март 2022, 15:29

2116

0

Бу суүткәргечне тоташтыру эшләре башкарылу белән бәйле.

Казанның кайбер йортларында су белән тәэмин итүне вакытлыча туктаталар
10 март Казанның Яңа Савин районындагы кайбер йортларда вакытлыча су белән тәэмин итү туктатылачак. Бу суүткәргечне тоташтыру эшләре башкарылу белән бәйле, дип Казан Мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

10 март көнне 9:00 сәгатьтән 23:59 сәгатькә кадәр су түбәндәге адреслар буенча булмаячак: Гаврилов ур., 30/4, 30/5, 30а, Маршал Чуйков ур., 91, 93, 93/1, 93а, 93а/1.

Су белән автоцистерналар җирле халыктан килгән гаризалар нигезендә чыгачак, дип хәбәр итә «Водоканал» МУП. Моның өчен +7(843)231-62-60 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Фото: pixabay.com

Комментарии 0

Аватар