Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда яшәүче бер ханым җижел акчага кызыгып мошенникларга 1,5 миллион сум акча биргән

Казанда яшәүче бер ханым җижел акчага кызыгып мошенникларга 1,5 миллион сум акча биргән

https://tnv.ru

05 Март 2022, 09:37

2364

0

Казанда яшәүче бер ханым җижел акчага кызыгып мошенникларга 1,5 миллион сум акча биргән
Казанда яшәүче мошенниклар тозагына эләккән – биржада акча эшләргә теләп, ул 1,5 млн сумга якын акча югалткан, дип Казан Мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Узган елның апрель аенда зыян күрүче социаль челтәрләрдә реклама күргән – махсус интернет-платформада акчаларны куркынычсыз юл белән арттырырга тәкъдим ителгән була. Моның белән кызыксынып, хатын-кыз теркәлү өчен үз гаризасын калдырган. Бераздан аңа үзен биржа буенча белгеч дип таныштырган билгесез кеше шалтырата. Ул әлеге платформаның ничек эшләвен аңлата һәм акча эшләүнең төп шартларын әйтә.

Аннары зыян күрүчегә ялган брокер шалтыраткан. Ул доллар девальвациясендә үз керемнәреңне тиз арада арттырырга һәм берничә ай эчендә ипотека кредитын ябарга мөмкин, дип сөйләгән. Моның өчен акчаларны махсус счетка күчерергә кирәк була. Хатын җинаятьчеләргә ышана, аларга 1 млн 470 мең сум акча күчерә.

Хатын-кыз үз акчасын кире чыгара алмагач, полициягә мөрәҗәгать иткән.

«Әлеге факт буенча РФ Җинаять кодексының 159 нчы маддәсенең 4 нче өлешендә каралган «Мошенниклык» җинаять билгеләре буенча җинаять эше кузгатылган. «Танкодром» полиция бүлегендә җинаять эшен тикшерү дәвам итә», – дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәте.

Фото: pixabay.com

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров