Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда автобус пенсионерны бәрдергән

Казанда автобус пенсионерны бәрдергән

https://tnv.ru

05 Март 2022, 11:28

1233

0

Казанда автобус пенсионерны бәрдергән
4 март, Казанда, Татарстан урамындагы 9 нчы йорт янындагы тукталышта 67 яшьлек ханымны автобус бәрдерткән. Ул җәмәгать транспортын көткән булган.

Башлангыч мәгълүматлар буенча, «МАЗ» автобусы йөртүчесе кызу барган, нәтиҗәдә, идарәне югалткан, дип хәбәр итә шәһәр автоинспекциясе матбугат хезмәте. Ханымга медицина ярдәме күрсәтелгән.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Казанның Воровский урамында кар чистарту тракторы пенсионерны бәрдергән иде. Алынган җәрәхәтләрдән ир шунда ук үлә.

Фото: ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров