Онлайн трансляция

Свернуть

Казанның троллейбус һәм трамвай маршрутларында искергән контакт чыбыгының дүрт участогы алмаштырылачак

Казанның троллейбус һәм трамвай маршрутларында искергән контакт чыбыгының дүрт участогы алмаштырылачак

https://tnv.ru

09 Март 2022, 11:36

1502

0

Казанның троллейбус һәм трамвай маршрутларында искергән контакт чыбыгының дүрт участогы алмаштырылачак
Татарстан башкаласында җәмәгать транспортының өзлексез эшләвен тәэмин итү максатыннан троллейбус һәм трамвай маршрутлары юлларында искергән контакт чыбыкларын алыштыру эше башланган. Бу хакта Казан Мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Хәзерге вакытта Зорге урамындагы участокта эшләр тәмамланган һәм Сәлимҗанов урамы буенча урнашкан участокта эшләр башланган. Барлыгы юл челтәрләренең аеруча искергән дүрт участогында үткәргечләрне алыштыру планлаштырыла, дип хәбәр иттеләр «Метроэлектротранс» МУП матбугат хезмәтендә.

Троллейбус маршрутларының контакт челтәрендә 1963 елдан 2008 елга кадәр файдалануга тапшырылган 10 искергән участок бар. Якындагы өч елда нык искергән 20 км челтәрне ремонтлау буенча эшләр планлаштырылган.

Трамвай маршрутлары буенча бер участок 55 ел элек, өчесе 36 ел элек файдалануга тапшырылган. Якындагы өч елда 16,9 км чыбыкны алмаштыру планлаштырыла.

Фото: kzn.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров