https://tnv.ru
10 Март 2022, 13:50
1633
0
12 марттан Казанның Совет районында Әмәт магистрале участогы автотранспорт хәрәкәте өчен вакытлыча ябылачак. Тиешле боерыкка шәһәр Башкарма комитетында кул куелды, дип Казан Мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
2022 елның 15 маена кадәр Әмәт магистраленең 2 бинасыннан алып 16нчы йортның 1 нче корпусына кадәрге участокта, Вознесение тракты төзелүгә бәйле рәвештә, яңгыр канализациясенең инженерлык челтәрләрен урнаштыру эшләре башкарылачак.
Әлеге участокта хәрәкәт ике юнәлештә дә ябылачак. Автомобильчеләр аны Даурия һәм Танк боҗрасы урамнары аша уза урап уза алачак, дип хәбәр иттеләр Казан Башкарма комитетының Тышкы төзекләндерү комитетында. «Садовое кольцо» комплексында яшәүчеләр Әмәт магистрале буйлап урнашкан җирле юлдан файдалана алачак.
31, 37 һәм 77 номерлы автобус маршрутлары үзгәрешсез калачак, дип җиткерделәр Транспорт комитетында.
Фото: kzn.ru

Бүлешергә
Комментарии 0