Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда ким дигәндә ярты елга җитәрлек дарулар запасы бар

Татарстанда ким дигәндә ярты елга җитәрлек дарулар запасы бар

https://tnv.ru

11 Март 2022, 13:17

Татарстандагы дарулар запасы ким дигәндә ярты елга җитәрлек. Шуңа күрә даруханәләрдә чират һәм кытлык булырга тиеш түгел. Таттехмедфарм җитәкчелеге бүген вәзгыяткә шундый бәя бирде. Алар 2 миллиард сумга дарулар белән тәэмин ителгән, шул исәптән кеше өчен иң кирәкле препаратлар белән дә. Мәсәлән, шикәр авыруыннан интегүчеләр дарусыз калырга тиеш тугел. Тагын 6 миллиард сумга килешүләрне Таттехмедфарм алдан төзеп куйган.

Дарулар республиканың ерак районнарына атнага 2 тапкыр җибәрелә, Ә Казан хастаханә һәм даруханәләренә көн саен.

Әлегә чит ил җитештерүчеләре медицина препаратларын Россиягә алдан сөйләшенгән бәя буенча китерә,-диләр. Складта да тарифлар комитеты куйган бәядән арттырмыйлар.

#Своихнебросаем #Zамир #безпаники


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар