Онлайн трансляция

Свернуть

Казан үзәгендә ашыгыч ярдәм машинасы авариягә очраган

Казан үзәгендә ашыгыч ярдәм машинасы авариягә очраган

https://tnv.ru

11 Март 2022, 15:35

1982

0

Казан үзәгендә ашыгыч ярдәм машинасы авариягә очраган
Бүген көндез ашыгыч ярдәм машинасы Казанның Тихомирнов һәм Калинин урамнары киселешендә зур юл-транспорт һәлакәтендә катнашкан. Авария нәтиҗәсендә өч медик, бала һәм аның әнисе зыян күргән. Бу хакта «Яңа Гасыр» телеканалында чыгучы "Вызов 112" тапшыруы хәбәрчеләре хәбәр итте.

Башлангыч мәгълүматларга караганда, барлык зыян күрүчеләр дә ашыгыч ярдәм машинасында булган. Ford Mondeo медикларны уздырмаган, шул сәбәпле ашыгыч ярдәм машинасы "Ладу" һәм Nissan машиналарына ауган. Берничә метр шуып барганнан соң, машина туктаган.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, зыян күргән медиклар төрле җәрәхәтләр алган, шул исәптән имгәнүләр һәм сынулар. "Ашыгыч ярдәм" машинасы йөртүчесе авыр хәлдә. Хәзер ул 7нче Шәһәр хастаханәсенең операция бүлегендә ята. Калган зыян күрүчеләрнең хәле ачыклана.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров