Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда яллар башында суык -28 градуска кадәр җитәчәк

Татарстанда яллар башында суык -28 градуска кадәр җитәчәк

https://tnv.ru

11 Март 2022, 17:40

4129

0

Татарстанда яллар башында суык -28 градуска кадәр җитәчәк
ТР Гидрометеоүзәге синоптиклары Татарстан җирлегендә салкыннарның көчәюе турында кисәтте. Шулай итеп, 12 март төнендә республикада һава температурасы -17..-22 градуска кадәр төшәчәк, вакыты белән  -28 градуска кадәр салкыная.

Көндез һаваның максималь температурасы -6..-11 градус. Явым-төшем көтелми, юлларда элеккечә үк бозлавык саклана.

Казанда төнлә термометр баганалары -19..-21 градус билгесенә төшәчәк. Көндезге сәгатьтә -7..-9 градуска кадәр җылытачак.

Фото: pixabay.com

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар