Онлайн трансляция

Свернуть

Казанның Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарында 34 юл объекты төзекләндереләчәк

Казанның Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарында 34 юл объекты төзекләндереләчәк

https://tnv.ru

15 Март 2022, 08:51

860

0

Казанның Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарында 34 юл объекты төзекләндереләчәк
2021 елда Казанның Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарында 12 км озынлыкта 19 урам төзекләндерелгән. Юл төзелеше һәм капиталь ремонт, төзекләндерү өлкәсендәге нәтиҗәләр һәм планнар турында кичәге эшлекле дүшәмбе вакытында Казан Мэры Илсур Метшинга Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясе башлыгы Фәнис Нурмөхәммәтов җиткергән.

Узган ел районнарда төп дүрт урам – Гагарин, Чуйков, Голубятников һәм Белинский урамнары ремонтланган, юл-транспорт һәлакәтләре күп була торган 14 участок бетерелгән. Юл эшләре «Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проекты буенча алып барылды, дип Казан Мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Районнарда юлларны ремонтлау белән беррәттән ишегалларын да төзекләндерәләр. Әйтик, «Безнең ишегалды» республика программасы буенча узган ел 63 ишегалды төзекләндерелгән, быел 54 йорт яны территориясендә комплекслы эшләр башкару планлаштырыла.

Фото: pixabay.com

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров