Онлайн трансляция

Свернуть

Казанның 40 сәүдә оешмасы санкцияләр аркасында эшне туктаткан

Казанның 40 сәүдә оешмасы санкцияләр аркасында эшне туктаткан

https://tnv.ru

15 Март 2022, 09:55

1233

0

Шул ук вакытта эшчеләрнең хезмәт хакын тулысынча түләргә планлаштыралар.

Казанның 40 сәүдә оешмасы санкцияләр аркасында эшне туктаткан
Татарстан башкаласында, килеп туган социаль-икътисади вәзгыять аркасында, 40 сәүдә предприятиесе эшчәнлеге туктатылды, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.

Шул ук вакытта хезмәткәрләрнең мәшгульлеге сакланды, хезмәт хаклары тулы күләмдә түләнәчәк. Башкарма комитетта узган эшлекле дүшәмбе вакытында Казан Мэры Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, хәзерге катлаулы вакыт – Россия икътисадын яңадан эшләтеп җибәрү мөмкинлеге, һәм бу чорда бизнеска ярдәм итү мөһим.

«Көнбатыш компанияләренең китүе яңа тармаклар өчен урын бушатты, бизнесны үстерү, читтән кертелә торган продукциягә үзебездә алмаш җитештерү өчен мөмкинлекләр ачты. Безгә, үз чиратыбызда, эшмәкәрләргә бу рельсларга басарга, ситуациядән файланып калырга – көчлерәк кенә түгел, көндәшлеккә сәләтле булырга, моның өчен барыбызга тырышып эшләргә кирәк», – дип ассызыклады шәһәр башлыгы.

Фото: kzn.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров