Онлайн трансляция

Свернуть

Салкын март: Татарстанда һава -23 градуска кадәр җитәчәк

Салкын март: Татарстанда һава -23 градуска кадәр җитәчәк

https://tnv.ru

15 Март 2022, 17:30

1254

0

Быел Татарстанда яз башы шактый салкын булды. Киләсе тәүлек эчендә республика җирлегендә һава торышы сизелерлек үзгәрмәячәк.

ТР Гидрометеорология үзәге синоптиклары фаразлары буенча, чәршәмбе көнне төнлә Татарстанда һава температурасы -14..-19 градуска кадәр кимиячәк, аязган вакытта салкын -23 градуска кадәр көчәячәк. Көндез һава температурасы -5..-10 градус билгесенә җитәчәк.

Казанда төнлә термометр баганалары -14..-16 градус билгесенә төшәчәк. Көндез һаваның максималь температурасы -6..-8 градус. Юлларда элеккечә үк бозлавык саклана.

Фото: pixabay.com

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар