Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда битлек режимын бетерүне карыйлар

Татарстанда битлек режимын бетерүне карыйлар

https://tnv.ru

16 Март 2022, 10:35

2120

0

Татарстанда битлек режимын бетерүне карыйлар
Роспотребнадзорның Татарстан идарәсендә Казан шәһәре Думасы депутаты Михаил Кузнецовның республикада битлек режимын гамәлдән чыгару тәкъдиме белән мөрәҗәгатен караячаклар, дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте.

"Мөрәҗәгать идарәгә 2022 елның 15 мартында килде. Канун белән билгеләнгән срокта каралачак", - дип хәбәр ителә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсендә.

Исегезгә төшерәбез, Россиядә битлек режимы беренче булып Мәскәүдә гамәлдән чыгарылды.

Татарстанда исә аерым бер категорияле гражданнар өчен мәҗбүри вакцинация гамәлдән чыгарылды.

Фото: pixabay.com

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров