Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстан башкаласында Зур Казан боҗрасы участогында төзелеш-монтаж эшләре алып барыла

Татарстан башкаласында Зур Казан боҗрасы участогында төзелеш-монтаж эшләре алып барыла

https://tnv.ru

16 Март 2022, 15:42

1390

0

Татарстан башкаласында Зур Казан боҗрасы участогында төзелеш-монтаж эшләре алып барыла
Казанда Мехчылар урамында Магистраль урамыннан Девятаев урамына кадәрге участокта Зур Казан боҗрасы төзелеше дәвам итә. Көн саен объектта 27 берәмлек техника һәм 58 эшче эшли, дип хәбәр иттеләр Казан Башкарма комитетының Тышкы төзекләндерү комитетында.

Бүгенге көндә объектта грунтны эшкәртү, шпунтны төшерү һәм чыгару, шулай ук җирле газүткәргечне, су белән тәэмин итү, электр белән тәэмин итү, хуҗалык-көнкүреш һәм яңгыр сулары канализациясен төзекләндерү эшләре бара. Эшчеләр шулай ук аскы ком катламын җәяләр һәм бордюр ташларын урнаштыралар.

Исегезгә төшерәбез, Зур Казан боҗрасы участогының озынлыгы 1,7 км тәшкил итәчәк, юл дүрт хәрәкәт полосасыннан торачак. Эшләрнең заказчысы – «Главтатдортранс» дәүләт казна учреждениесе, генподрядчысы – «Волгадорстрой» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте.

Фото: kzn.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров