Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда муниципаль паркингны үстерү туктатылды

Казанда муниципаль паркингны үстерү туктатылды

https://tnv.ru

17 Март 2022, 14:45

1557

0

Казанда муниципаль паркингны үстерү туктатылды
Казанда шәһәрнең урам-юл челтәре буйлап яңа муниципаль парковка зоналарын төзү туктатылды. Казан Мэры Илсур Метшин җитәкчелегендә узган кризиска каршы шәһәр штабы утырышында шундый карар кабул ителде, дип Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бүгенге көндә шәһәрнең урам-юл челтәре буендагы муниципаль парковкаларда 6011 урын оештырылган. Кече һәм урта бизнеска ярдәм итү максатыннан быелдан парковкаларның эш графигы үзгәрде – 10 гыйнвардан алар якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә генә түгел, шимбә көннәрендә дә бушлай. Парковка киңлеген киңәйтүне туктатып тору турында карар халык өчен өстәмә финанс йөкләнешен булдырмас өчен кабул ителгән.

Фото: ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров