Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда коронавирустан үлүчеләр саны 1814кә җиткән

Татарстанда коронавирустан үлүчеләр саны 1814кә җиткән

https://tnv.ru

21 Март 2022, 10:09

2880

0

Татарстанда коронавирустан үлүчеләр саны 1814кә җиткән
Татарстанда пандемия башланганнан бирле COVID-19 вирусы корбаннарының гомуми саны 1 814кә җиткән. Узган тәүлектә республика Сәламәтлек саклау министрлыгы тагын дүрт үлем очрагын теркәгән.

Вафат булучылар арасында 83 яшьлек хатын-кыз һәм 71, 73 һәм 75 яшьлек өч ир-ат бар.

Ведомствода билгеләп үткәнчә, татарстанлыларның үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза барышында расланган.

Исегезгә төшерәбез, кичә Татарстанда коронавирус инфекциясе йоктыруның 369 очрагы расланган иде.

Фото: pixabay.com

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров