https://tnv.ru
22 Март 2022, 15:49
3542
0
Татарстанда хәмер сатуны 8:00 сәгатьтән 23:00 сәгатькә кадәр рөхсәт итүче закон үз көченә керде. Тиешле документны Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов имзалаган. Элек хәмерне 10:00 сәгатьтән 22:00 сәгатькә кадәр сатып алып була иде.
Исегезгә төшерәбез, канун проекты узган атнада Дәүләт Советы утырышында берьюлы өч укылышта кабул ителде. Документ, килеп туган икътисади вәзгыять шартларында, алкогольле продукция җитештерә һәм сата торган эшмәкәрләргә ярдәм итү өчен эшләнде.
Элегрәк Татарстан хакимияте алкогольле һәм спиртлы продукцияне сату өлкәсендә төбәк дәүләт контроле турындагы нигезләмәне раслаган иде.
Фото: pixabay.com

Бүлешергә
Комментарии 0