https://tnv.ru
22 Март 2022, 16:39
9420
0
23 март, чәршәмбе, Татарстан җирлегендә явым-төшемсез алмашынучан болытлы һава көтелә, җил көньяк-көнбатыштан. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге синоптиклары хәбәр итә.
Республикада төнлә һава температурасы 0..-5 градуска кадәр төшәчәк. Көндез һаваның максималь температурасы +3..+8 градус булачак.
Казанда чәршәмбе көнне термометр баганалары 0..-2 градус билгесенә төшәчәк. Көндезге сәгатьләрдә +4..+6 градуска кадәр җылыначак.
Исегезгә төшерәбез, бүген көннәр җылыну һәм боз эрү сәбәпле Идел аша «Аракчино-Югары Ослан» һәм «Яшел Үзән — Карамалы Тау» маршрутлары буенча ике боз кичүен яптылар.
Фото: pixabay.com

Бүлешергә
Комментарии 0