https://tnv.ru
23 Март 2022, 17:16
923
0
Узган атнада, 14 марттан 20 мартка кадәр, Казан шәһәренең Гражданнар хәле актларын теркәү бүлекләрендә 360 бала – 199 малай һәм 161 кыз тууы теркәлгән.
Туган вакытта минималь авырлыктагы бала 950 грамм булган, максималь авырлыктагысы – 5140 грамм, дип хәбәр итә Казанның Гражданнар хәле актларын теркәү идарәсе.
Балаларга кушылган популяр исемнәр: Макар, Артур, Тимур, Анна, София, Сәмирә. Cирәк исемнәр: Идрис, Мирас, Арон, Лея, Мирана, Иделия.
Шул ук вакыт эчендә шәһәрнең Гражданнар хәле актларын теркәү бүлекләрендә 147 пар никахларын рәсмиләштергән.
Фото: kzn.ru
Бүлешергә
Комментарии 0