Онлайн трансляция

Свернуть

Тагын алдаганнар: Казанда бер ир-ат җиңел акча эшләргә теләп 300 меңгә якын акчасын югалткан

Тагын алдаганнар: Казанда бер ир-ат җиңел акча эшләргә теләп 300 меңгә якын акчасын югалткан

https://tnv.ru

25 Март 2022, 10:50

3057

0

Тагын алдаганнар: Казанда бер ир-ат җиңел акча эшләргә теләп 300 меңгә якын акчасын югалткан
Казанда чираттагы мошенниклык очрагы теркәлгән. Аферистларның тозагына инвестицияләр белән акча эшләргә теләгән 48 яшьлек ир-ат эләкте, дип Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

23 март "Сафиуллин" полиция бүлегенә бер ир-ат мөрәҗәгать итә, ул 2020 елдан бирле таныш булмаган кыз шалтыратуын һәм кыйммәтле кәгазьләрне сатуларда катнашырга тәкъдим итүен җиткерә. Бер елдан артык ир тәкъдимнәрдән баш тарта, әмма декабрь аенда риза була һәм махсус сәүдә мәйданчыгында теркәлә.

Ул электрон кошелек ача һәм аны тулыландыру өчен берничә кредит килешүләрен рәсмиләштерә. 320 мең сум күчереп, мошенник зыян күрүченең счет идарәсен аңа тапшырырга күндерә. Күпмедер вакыттан соң ир акчаларны счеттан чыгарырга карар кыла, әмма ул 30 мең сум акчаны гына ала. Алданганына төшенеп, полициягә мөрәҗәгать итә.

Фото: pixabay.com

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров