Онлайн трансляция

Свернуть

2 апрельдән шәһәр яны поездының хәрәкәт тәртибе үзгәрәчәк

2 апрельдән шәһәр яны поездының хәрәкәт тәртибе үзгәрәчәк

https://tnv.ru

28 Март 2022, 09:20

1840

0

2 апрельдән шәһәр яны поездының хәрәкәт тәртибе үзгәрәчәк
2 апрельдән 6924 номерлы "Казан – Кизнер" шәһәр яны поездының хәрәкәт тәртибе техник сәбәпләр аркасында үзгәрәчәк, дип хәбәр ителә Казан мэриясе порталында.

Поезд Казаннан 5:12 дә китәчәк һәм Кизнергә, соңгы станциягә, 9:21 дә киләчәк. Җәдвалда җирле вакыт күрсәтелгән, дип хәбәр итә «Содружество» АҖ матбугат хезмәте.

Барлык маршрутлар буенча тулырак мәгълүматны +7(937)625-04-33 телефоны буенча (тәүлек буе), транспорт компаниясе сайтында, «РЖД пассажирам» мобиль кушымтасында, кассаларда һәм тукталышларда мәгълүмат стендларында алырга мөмкин.

Фото: pixabay.com

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров