Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда суга бәя 25%ка артачак

Казанда суга бәя 25%ка артачак

https://tnv.ru

30 Март 2022, 14:08

1106

0

Казанда суга бәя 25%ка артачак
Казанда суга бәя артачак. Ишегалларына куелган автоматларның кайберләрендә бәя 1 апрельдән күтәрелә, дип белдерү элгәннәр. Өйгә, офиска китерә торганнарының да хакы күтәрелә яки күтәрелгән инде.

Бу нәрсә белән бәйле? Су бит читтән кертелми, дип аптырый казанлылар. Эчә торган су белән тәэмин итүче оешмалар үзләре бу хәлне ничек аңлата? ТНВ хәбәрчесе әлеге сорауларга ачыклык кертте.

Шәһәр халкы эчә торган суны автоматлардан алырга ияләште инде. Хәзер яңа бәясенә ияләшергә туры киләчәк. Беренче апрельдән кайбер сату урыннарында суның кыйммәтләнүе көтелә. Литры хәзер 4 сум тора иде, хәзер 5 булачак. Бу бәя 25 %ка арта дигән сүз.




Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров