Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда яшәүчеләр сусыз калган

Казанда яшәүчеләр сусыз калган

https://tnv.ru

30 Март 2022, 15:35

1557

0

Казанда яшәүчеләр сусыз калган
Казанның Яңа Савин районы йортларында яшәүчеләр суүткәргечтәге авария аркасында сусыз калган. Бу хакта шәһәр мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Су белән тәэмин итү Адоратский урамы, 47, Ф.Әмирхан урамы, 2, 2а, 4а, 30, 32, 34, Ямашев проспекты, 74, 76 адресы буенча туктатылган.

Хәзерге вакытта "Водоканал" МУП белгечләре аварияне бетерү белән шөгыльләнә, дип хәбәр итә Казанның Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясе матбугат хезмәте.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров