Онлайн трансляция

Свернуть

Бер көн кар ява, икенче көнгә балкып кояш чыга: Яз кайчан киләчәк?

Бер көн кар ява, икенче көнгә балкып кояш чыга: Яз кайчан киләчәк?

https://tnv.ru

31 Март 2022, 10:11

1358

0

Бер көн кар ява, икенче көнгә балкып кояш чыга: Яз кайчан киләчәк?
Бер көн кар ява, икенче көнгә балкып кояш чыга. Синоптиклар һава торышының мондый үзгәрүчәнлеген республикага Көнбатыштан килгән циклон тәэсире белән аңлата.

Март аенда җылы көннәр булып алса да, Татарстанга яз килде дип әйтергә иртәрәк. Ул апрельда гына башланачак. Көннәр җылы булыр дип көтелә, тик кар тиз эреп бетмәс диләр.

Шуңа күрә бакчачылар яшелчә, җиләк-җимеш утырту эшләрен гадәттәгедән соңрак башлаячак. Тик бу - уңыш өлгерми дигән сүз түгел, ди белгечләр. Җәйгә фаразлар нинди? Бакча эшләре кайчан башланыр?

Узган ел кар 12 апрель көннәренә эреп беткән булган, ә быел бераз соңгарак кала. Яз айлары җылы, явым-төшемнәр дә гадәттәге кебек булыр дип көтелә. Июнь белән август айларында уртача температура 20 градус булса, июль салкынчарак килер дип вәгъдә итәләр. Тик бу фаразлар тулысынча акланмаска да мөмкин, ди синоптиклар.

Фото: pixabay.com


Кызыклы һәм актуаль яңалыклар белән танышып бару өчен безнең социаль челтәрләргә язылыгыз: ВконтактеТелеграмRuTube һ.б.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров