Онлайн трансляция

Свернуть

Тормышың үз кулыңда: "Дива" ярдәм үзәгендә хатын-кызларга юридик һәм психологик ярдәм күрсәтәләр

Тормышың үз кулыңда: "Дива" ярдәм үзәгендә хатын-кызларга юридик һәм психологик ярдәм күрсәтәләр

https://tnv.ru

31 Март 2022, 15:26

1134

0

Тормышың үз кулыңда: "Дива" ярдәм үзәгендә хатын-кызларга юридик һәм психологик ярдәм күрсәтәләр
Гаиләдә кыерсытуларга түзеп яшәү – тормыш түгел. Казанның Журналистлар урамы 5нче "А" йортында урнашкан "Дива" ярдәм үзәгендә хатын-кызларга бушлай психологик һәм юридик ярдәм күрсәтәләр. "Дива" үзәге ярдәмгә мохтаҗ ханымнарны бүгеннән үк кабул итәргә әзер. 29 апрельдә аны тәкъдим итү кичәсе узачак.

Гадәттә, гаиләдә җәберләүгә дучар булган хатын-кыз югалып кала. Проблемаларын ничек тә хәл итәргә белми. "Дива" үзәгендә дустанә һәм уңайлы шартларда алар психологик ярдәм алачак. Хокукларын тәҗрибәле юристлар якларга әзер.

“Дива” хатын-кызлар ярдәм үзәге җитәкчесе Динә Вәлиева: “Бездә электән үк өйдәге хәлләр бусаганың икенче ягына чыгарга тиеш түгел дип әйтәләр иде. Хәзер заманалар башка. Дива узәгендә без бушлай консультацияләр бирәбез. Матурлык салонында да, тегү цехында да бушлай профессиональ укыту белән шөгыльләнәбез”.

Социаль яктан ярдәм максатыннан аларны монда белгечләр тегүче һөнәренә өйрәтәчәк. "Дива" үзәгендә тегү цехлары бар. Белем алгач, шунда ук эшкә урнашып була.

“Дива” хатын-кызлар ярдәм үзәгенең тегү цехы җитәкчесе Марина Кизелевич: “Курс 50 сәгатькә исәпләнгән. Хатын-кызлар атнасына бер тапкыр 3 сәгать дәвамында дәресләргә йөриячәк. Программа катлаулы түгел, Һөнәргә кирәк булган төп белемне бирәбез. Шулай ук, эшкә урнашу өчен резюме төзергә дә өйрәтәбез”.

Мохтаҗларга кием-салым белән дә булышалар. Һәркем ярдәм итә ала. Киемнәрне атна саен, сишәмбе көнне кабул итәләр.

"Дива" ярдәм үзәге телефоны: 8 800 101 99 39.

Адрес: Казан шәһәре, Журналистлар ур.,5А йорт.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров